news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай район балалар китапханәсендә Рунет куркынычсызлыгы атналыгы үтте

Әлеге чарага хокук сагы хезмәткәрләре, педагог-психологлар да чакырылды.

(Азнакай, 6 февраль, "Татар-информ", "Маяк").  Азнакай район балалар китапханәсендә Рунет куркынычсызлыгы атналыгы үтте, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Рунет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернеттан файдалану кагыйдәләренә багышланган чаралар үткәрделәр.

Кече яшьтәге китап укучыларга файдалы мәгълумат тупланган белешмәләр тараттылар. Өлкәнрәк сыйныфлар белән бәйгеләр, экспертизалар оештырылды. Әлеге чарага хокук сагы хезмәткәрләре, педагог-психологлар да чакырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot