Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай рәссамнары шәһәр урамнарын бизәүдә катнаша
Рәссамнар Руслан һәм Гөлнара Латыйповлар тимерчыбык, агач ботагы, үлән, чәчәк, яфраклар кебек гади генә чималдан да искиткеч сәнгать әсәрләре тудыра.
(Азнакай, 20 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай рәссамнары шәһәр урамнарын бизәүдә катнаша, дип яза җирле басма.
Азнакай районы могҗизалар тудыручы иҗатчыларга гаять бай. Матурлык тудырырга яратылган җан эзләнә, гади кеше күрә алмаслык күренешләрдән гүзәллек таба. Рәссамнар Руслан һәм Гөлнара Латыйповлар тимерчыбык, агач ботагы, үлән, чәчәк, яфраклар... кебек гади генә чималдан да искиткеч сәнгать әсәрләре тудыралар. Аларның иҗат әсәрләре Россиянең төрле шәһәрләрендә үткән күргәзмәләрдә катнаша, шәһәребез урамнарында да алар “тудырган” сыннар урын алган.
Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Латыйповлар янында булып, иҗат әсәрләре белән танышты һәм аларны шәһәребез урамнарын бизәүдә хезмәттәшлеккә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз