news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Моңа кадәр ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеген җитәкләгән.

Азнакай полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). ​​​​​​​Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге шәхси составына яңа җитәкче тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге вазифага полиция подполковнигы Сибагатов Марат Вячеславович билгеләнде. Ул 1979 елгы, Россия ЭЭМның Уфа юридик институтын тәмамлаган.

Моңа кадәр ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеген җитәкләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot