news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай пенсионерлары компьютер серләренә өйрәнә

Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә “Мин компьютер өйрәнәм” дигән проект тормышка ашырыла.

(Азнакай, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә “Мин компьютер өйрәнәм” дигән проект тормышка ашырыла. Өлкән яшьтәге азнакайлылар анда укытучылар ярдәмендә заман техникасы серләренә төшенәләр, диелгән район хәбәрендә.

– Барлык дәүләт хезмәтләре электрон төргә күчеп бара. Бу бер яктан бик уңайлы, өйдән чыкмыйча гына табибка язылырга да, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә була. Ерактагы оныклар белән скайп аша сөйләшеп куанабыз, – ди Хәтирә Галимова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot