news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай педагоглары зона бәйгесенә әзерләнәләр

Җиңүчеләр Азнакай данын зона турларында яклаячак.

(Азнакай, 1 февраль “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Һәр елны Азнакай районы педагоглары үзләренең һөнәри осталыкларын сыныйлар, дип хәбәр итә район газетасы.

“Ел укытучысы-2018” республика бәйгесенең муниципаль турында район мәктәпләреннән 14 укытучы катнашты. Бәйге шәһәребезнең 1, 2, 8 нче мәктәпләрендә һәм гимназиядә үтте. Конкурсантлар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр, түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. “Ел укытучысы-2018” номинациясендә 1 нче урта мәктәпнең рус теле укытучысы Гөлнара Зәйдуллина, 2 нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлназ Сәитова, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә гимназиядән Фәйрүзә Хөсәинова, “Педагогик дебют” номинациясендә Актүбә 2 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әдилә Шәвәлиева җиңүче дип табылдылар.

«Ел тәрбиячесе – 2018» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль турында 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасының татар телен укыту буенча тәрбиячесе Зөлфия Гайсина – беренче, 13 нче «Рябинка» балалар бакчасы укытучы-логопеды Әлфия Кәримова – икенче, 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Райманова өченче урынга лаек булды.

“ОБЖ” (“Тормыш иминлеге нигезләре”) курсы буенча Азнакай районының ел укытучысы дип 5 нче урта мәктәптән Руслан Салифов танылды. Әлеге бәйге Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узды. Конкурсантлар үз фәннәре буенча ачык дәрес бирделәр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр.

Алар Азнакай данын зона турларында яклаячаклар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100