news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай педагоглары яңа уку елына бурычлар билгеләделәр

22 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

(Азнакай, 22 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 22 августта Азнакай районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, дип яза җирле басма.

Киңәшмә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясеннән башланып китте. Беренче сыйныфка баручы 62 балага уку кирәк-яраклары тутырылган протфельләр тапшырылды.
Аннан Энегель Фәттахов мәгариф учреждениеләренең Балалар иҗат үзәгеннән Мәдәният йортында кадәр сузылган педагогик идеялар һәм инновацион мәйданчыклары, күргәзмәләр белән танышты.

Пленар өлештә мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова узган уку елында башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларны яктыртты. Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча азнакайлылар республикада былтыргы позицияне саклап, быел да беренчелекне яулаганнар. Белем бирү сыйфаты буенча да без беренче унлыкта. Быел районда 4 балалар бакчасы капиталь ремонт кичергән, киләсе елга программага тагын 4 се кергән.

Киңәшмәдә педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, белем бирүнең сыйфатын яхшырту, өстәмә белем бирүнең мөмкинлекләре турында чыгышлар да тыңланды.

Энгель Фәттахов һәм Марсель Шәйдуллин Азнакай педагогларын яңа уку елына аяк басулары белән котлап, алар эшчәнлеген уңай бәяләделәр һәм яңадан-яңа үрләр яулауларын теләделәр.

– Районның мәгариф системасында үсеш күзәтелә. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләр өчен яхшы директорлар корпусы булдыру таләп ителә. Азнакайда сәләтле балалар күп, алар өчен аерым мәктәп кирәк. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы алга киткән районның үз һөнәри белем бирү учагы да булырга тиеш, – диде Энгель Фәттахов.

Ул шулай ук балалар бакчасыннан ук татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәтү, районда милли мәгарифкә игътибарны арттыру бурычын куйды.

Марсель Шәйдуллин укытучы һәр яктан үрнәк булырга тиешлеген ассызыклап, ирешелгәннәр белән чикләнмәскә, балалар һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә чакырды.

Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлары өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Киңәшмәдән соң Энгель Фәттахов Лениногорск политехник көллияте филиалында, «Чатыр Тау Арена» спорт комплексында, 6 нчы «Әкият» һәм 8 нче «Гнездышко» балалар бакчаларында, коррекцион мәктәптә булды.

Кичен Татарстан мәйданында педагогларның кичке Сабантуе да узды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100