news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай һөнәр көллиятен 154 укучы тәмамлады

Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Маяк", Ильяс Баһауов). Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
Филиал директоры Роберт Хөснетдинов белдергәнчә, бу елны 8 белгечлек буенча 154 студент кулына диплом ала. Алар берсе дә эшсез калмаячак, чөнки эшче көчләргә хезмәт базарында ихтияҗ һәрчак зур. Әлеге фикерне чыгарылыш кичәсенә килгән район оешмалары җитәкчеләре дә раслады.
 
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгырылыш укучыларына уңышлар теләп, шатлыклы хәбәр дә җиткерде: киләсе уку елыннан көллият филиал булудан туктап, мөстәкыйль техникумга әвереләчәк.
 

Чыгарылыш кичәсе тәбрикләүләр, концерт номерлары белән бик матур узды. Бәйрәм истә калырлык вальс белән тәмамланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100