news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай муниципаль районы башлыгы яшь педагоглар белән очрашты

Бүгенге көндә районда эш стажы 3 елдан кимрәк булган 19 яшь педагог исәпләнә.

Азнакай муниципаль районы башлыгы яшь педагоглар белән очрашты
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдулин мәгариф идарәсендә яшь педагоглар белән очрашты. Сөйләшү, рәсми кысалардан чыгып, чәй табыны артында барды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов тармакта гамәлгә ашырылучы социаль программалар, һөнәри бәйгеләр һәм грантлар белән таныштырды, яшьләрне аларда актив катнашырга чакырды.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова белдерүенчә, яшь педагогларга хезмәт хакларына 20 процент өстәмә, өстәмә ял көннәре, ипотекага фатир алуда һ.б. ташламалар каралган.

Бүгенге көндә районда эш стажы 3 елдан кимрәк булган 19 яшь педагог исәпләнә. Аларның 13е агымдагы уку елында эшкә кайткан. Күпчелеге югары белемле.
Яшь педагоглар арасында егетләр дә булуы куандыра.

Мәктәпләргә аеруча физика, математика, химия, биология, чит тел, тарих, җәмгыять белеме һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары кирәк. Район юлламасы буенча югары уку йортында укытучы һөнәрен 10 студент үзләштерә. Быел эшкә 8 яшь белгеч кайтырга тиеш.

Яшьләр район башлыгына үзләрен кызыксындырган һәм борчыган башка проблемалар хакында да җиткерделәр. Марсель Шәйдуллин аларның һәрберсен игътибарга алды һәм чишү юлларын табарга ышындырды. Ул педагогларга эшләрендә иҗади уңышлар һәм югары үрләргә ирешүләрен теләде.

Район башлыгы хезмәтләре белән танылып өлгергән бер төркем яшь белгечкә Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100