news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай механизаторларына сертификатлар тапшырылды

Районда бүгенгә 7 меңнән артык гектарда чәчү эшләре башкарылган.

Азнакай механизаторларына сертификатлар тапшырылды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 24 апрель, "Татар-информ", "Маяк",  Резедә Шәрипова). Һәр елны алдынгы механизаторларга кыр эшләре чорында сертификатлар тапшыру Азнакай районында матур традициягә әверелде. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов иң беренче булып әлеге премияләрне “Марс” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә эшләр оешкан төстә бара. Техника чәчүгә төшкәнче әзерләнгән, кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән иде.

"Сертификатка 13 механизатор ия булды. Без 900 гектарда уҗым культураларын тукландырдык, 1500 гектарда күпьллык үләннәрне тырмаладык, туңга сөрү бетеп килә. 500 гектардан артык мәйданда иртә культуралар чәчелде. Кәефләр әйбәт, көннәр яхшы, эшләргә дә эшләргә", – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

Районда бүгенгә 7 меңнән артык гектарда чәчү эшләре башкарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100