Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай механизаторлары көнгә 20шәр гектар җир эшкәртә
Бушаган арада башка хуҗалыкларга да ярдәм итәләр
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Басу-кырлар кышкы “йокыга” хәзерләнә. “Азнакай” АФ” ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Дамир Хөсәеновны басуда очраттык. “К-744” тракторы белән җир эшкәртә иде ул.
– Басуда эш бетми, – ди ул. – Сәпәй басулары тракторчы Булат Абдуллин белән икебезнеке инде. Иртә яздан башлыйбыз да, кышка кергәнче басудан кайтып кермибез.
Бу егетләр көнгә 20 шәр гектар җир эшкәртә. Сәпәй басуларыннан бушаган арада башка хуҗалыкларга ярдәмгә барырга да җитешәләр, дип белдерә “Маяк” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз