Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай май заводында уңай якка үзгәрешләр көтелә
Азнакай май заводын илнең иң сыйфатлы сөт продуктлары җитештерүче предприятиеләре бишлегенә кертү максат итеп куела.
(Азнакай, 9 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Әле кайчан гына Азнакай май заводы илкүләм генә түгел, дөнья икътисады базарына ук чыгып, район данын еракларга тараткан иде. Җирлектә җитештерелгән май сыйфатлы һәм тәмле булуы белән республикада яшәүчеләрнең, күрше Башкортостан, башка төбәкләр халкының яратып алган продукциясенә әверелде, дип яза район газетасы.
Ә сырларның халыкара күргәзмәләрдә яулаган медальләрен инде әйтеп тә торасы юк. Әнә шулай легендар заводның икътисади кризис давылына эләгеп, күп төрле реорганизацияләүләр кичерүе, инде яшәү–яшәмәү мәсьәләсе килеп баскач, район башлыгы Марсель Шәйдуллинның ничек тә заводны саклап калу, биредә озак еллар хезмәт куйган азнакайлыларның өметен аклау өчен бар тырышлыгын салуы, эш йөртүе барыбызның да күз алдында. Узган атнада ул хәзер инде яңа хуҗалар карамагындагы заводның цехларында булып, производствоның бүгенге халәте, коллективның көн сулышы, киләчәккә планнары белән танышты.
Хәзерге вакытта завод көн саен 90 тонна сөт кабул итә, аның 30 процентын үзебезнең район җитештерүчеләре тапшыра. Цехларда 18 төрле продукция чыгарыла. Коллективта 150 кеше хезмәт куя.
– Предприятиенең авыр чор кичерүен, аны нигездән үзгәртү кирәклеген барыбыз да яхшы белә. Техник базаны, җиһазларны яңарту, заманча технологияләр кертү, гомумән, чыгымнар күп сорала, – диде коллектив белән очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Яңа җитәкчелеккә алдагы план-гамәлләрен тормышка ашыруда уңышлар телибез. Без үзебездән торган ярдәмне элек тә күрсәтеп килдек, моңа хәзер дә әзер, чөнки безнең артта – кешеләр, шушы предприятиегә 30ар ел гомерләрен биргән райондашларыбыз, эшләргә дип килгән яшьләребез. Бер үк вакытта төп чыганагы сөт сатудан булган авыл халкын да уйларга тиешбез, сатып алу бәясен тотрыклы итүдә инвесторлар белән киләчәктә дә аңлашып эшләрбез, дип уйлыйм.
–Алдагы 3 ел эчендә илнең иң сыйфатлы сөт продуктлары җитештерүче предприятиеләре бишлегенә керүне максат итеп куябыз, – дип амбициоз планнары белән дә уртаклашты алар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз