news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгын ике номинациядә сынаячак

Җиңүчеләр республика бәйгесенә юллама алачак.

(Азнакай, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Айгөл Шәрипова). 30 октябрьдә Азнакайның Үзәк Ак мәчетендә Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында конкурс үткәрелә. Азнакай мөхтәсибәте, Татарстан мөфтияте белән берлектә, Коръән уку бәйгесе һәм “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча викторина игълан итте, диелә районның “Маяк” газетасында.

Аерым алганда, ул “Хифз” һәм “Тиләвә” номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында язма тест формасында үткәрелә.

Район һәм төбәк турларында җиңүчеләр республикага уза. Биредә викторина алдынгылары кыйммәтле бүләкләр, ә бәйге җиңүчеләре Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100