Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай мәктәпләрендә хезмәт һәм оборонага әзерлек башланды
Укучыларга, педагогларга, ата-аналарга аның асылы аңлатылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). ГТО нормалары илебездә кабат яңартылып, 1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә тормышка ашырыла башлады.
Яңа уку елының беренче көннәреннән үк укучыларга, педагогларга, ата-аналарга Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү, ГТО күрсәткечләренең нидән гыйбәрәт булуы турында аңлатылды. Шулай ук сентябрь башында ук мәктәпләрдә ГТО значогы булган танылган спортчы-якташларыбыз белән очрашулар узды. Мәннәф Хөҗҗәтов, Җәмил Шакировның чыгышларын укучылар кызыксынып тыңлады. Ату буенча күп кенә ярышларда призлы урыннар яулаган Светлана Крашенинникова турында фильм да спортның нинди биеклекләргә күтәрүе хакында ачык мисал булды.
Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә “Җитез, кыю, уңган” дигән спорт ярышлары, уеннар уздырыла. Укучылар йөгерү, озынлыкка сикерү, тартылу кебек төрләр буенча үзләрен сыный.
22 нче сентябрьдән исә ГТО буенча көзге сессия тапшыра башлаячаклар, дип белдерә “Маяк” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз