news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе уздырылачак

Пенсия фонды, финанс оешмалары вәкилләре ачык дәресләр үткәрә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 5-6 сентябрьдә Азнакай районының барлык мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе уздырылачак. Аның максаты – шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен яшьтән үк тәрбияләү. Ник дигәндә, базар икътисады шартларында акчаңны саный, тота һәм арттыра белү бик мөһим.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, бу көнне Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе, дәүләт финанс оешмалары вәкилләре катнашында ачык дәресләр, мастер-класслар, интеллектуаль уеннар үткәреләчәк, дип игълан итте районның “Маяк” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot