news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай мәктәбендә парламент дәресе булды

Татарстан парламенты депутаты Таһир Һадиев укучыларның сорауларына җавап бирде.

 (Азнакай, 24 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Безнең җәмгыять каршында хокукларыбыз һәм ирегебез Конституциядә беркетелгән. Татарстанның Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 8-10 нчы сыйныф укучылары республика Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка аның белән никадәр таныш икәнлекләрен күрсәтте. Парламент дәресендә район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин дә катнашты, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.

Укучылар туган ил һәм туган тел турында шигырьләр сөйләде, илнең төп законнар җыелмасы буенча презентация ясады. Соңыннан Таһир Һадиев аларның сорауларына җавап бирде, диелә Азнакайдан алынган мәгълүматта.

news_right_1
news_right_2
news_bot