news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай мөхтәсибәте ярдәм сорый

Корбан бәйрәме көнендә яңа мәчет ачу ниятләнә

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Азнакайда төрле дин тарафдарлары дус һәм бердәм булып яши. «Юбилейный» микрорайонында яңа мәчет төзелә, Корбан бәйрәме көнендә аның ачылуы көтелә.

Төзелеш күп чыгымнар сорый, мондый гамәлләр һәркайда дин кардәшләребезнең катнашы, матди ярдәме белән башкарыла. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләрне тормышка ашырып, Аллаһтан рәхим-шәфкать өмет итеп, барыбыз да яңа гыйбадәтханә төзүдә катнашыйк, дип өнди Азнакай мөхтәсибәте. Бу хакта (885592)7-52-37 телефоны аша белешергә мөмкин, дип районның “Маяк” газетасы игълан бастырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot