Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай мөхтәсибәте “Авылым мәчете” фотоконкурсы уздыра
Конкурсның максаты — хәзерге татар авылларындагы мәчетләрне авыл халкы гына түгел, ә чит илләрдә яшәүче якташларга да белгертү
(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Азнакай мөхтәсибәте “Авылым мәчете” фотоконкурсы игълан итте. Конкурсның максаты — хәзерге татар авылларындагы мәчетләрне авыл халкы гына түгел, ә чит илләрдә яшәүче якташларга да белгертү.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен Азнакай муниципаль районына кергән берәр авыл мәчетен фотога төшерергә һәм фотоны aznislam@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Фотографияның авторын һәм төшерү урынын язу сорала. Фотолар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә, диелә әлеге мөхтәсибән сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз