news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай мәгариф идарәсе үзешчән-сәнгать смотр-конкурсында Гран-при алды

Быел чыгышлар Үзиреклеләр һәм Лев Толстой елларына багышланды.

(Азнакай, 25 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәре предприятие-оешмалары арасында үткәрелгән үзешчән-сәнгать смотр-конкурсында 500 дән артык хезмәткәр сәхнә тотты. Иҗат коллективлары югары осталыкларын, үзешчәннәрдән һөнәрманнар югарылыгына күтәрелүләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итә район газетасы.

Быел чыгышлар Үзиреклеләр һәм Лев Толстой елларына багышланды. Бәйге жанрлар төрлелеге белән дә аерылып торды.

Иң яхшы номерлардан торган гала-концертта җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Быел да гран-при мәгариф идарәсе кулында. Беренче урынны “Азнакайнефть” идарәсе белән Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты алды. Район үзәк сырхауханәсе икенче урынга чыкты. Ә өченче урынны җылылык челтәре предприятиесе, “Татспецтранспорт”, Лениногорск политехник көллияте филиллары бүлештеләр, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100