news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай мәдәният идарәсе – республикада беренче

Рейтингны билгеләгәндә 12 күрсәткеч исәпкә алынган.

(Азнакай, 8 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). 2016 елгы эшчәнлекләре буенча Азнакай муниципаль районы мәдәният идарәсе республикада беренче урынга лаек булды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен” билгесе һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Рейтингны билгеләгәндә 12 күрсәткеч исәпкә алынган. Ә мәдәни чараларга килгәндә, районда узган ел аларның саны 13 меңнән артып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot