news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай кызы татар теленнән республикакүләм олимпиадада беренче урынны яулады

Татьяна "Әбиемнең сандыгы" исемле олимпиадада 87 бала арасыннан 1 нче урынны яулаган.

(Азнакай, 8 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Татьяна Митюшкина Казанда узган "Әбиемнең сандыгы" исемле татар теленнән республика күләм олимпиадада 87 бала арасыннан 1 нче урынны яулады, диелә район хәбәрендә.

Ул анда Бүләк авылында яшәүче әбисе Мәүҗидә Садретдинованың яшь чакта чиккән әйберләрен алып барган. Үзе дә чигеш буенча мастер-класс күрсәткән.
– Мине чигәргә әбием өйрәтте, – ди кыз.

Әтисе Марат исә бик матур итеп сандык ясап биргән. Чигешләрне Казанга шуңа салып алып барганнар. Татьяна бәйгедә әнисе Гөлчәчәк Садретдинованың халкыбызның уңганлыгы, осталыгы турында язган шигырен дә сәнгатьле итеп укыган.

Гөлчәчәк һәм Марат Хаҗиевлар Татьянаны ятимнәр йортыннан яшь ярымлык чактан алып тәрбиялиләр. Кыз балачактан инвалид. Гаилә җылысы аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Татьяна оста биюче дә. Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында уза торган “Мы все можем” республика бәйгесендә беренчелекне яулаган, районда, мәктәптә төрле чараларда актив катнаша.

– Башка барлык фәннәргә караганда татар телен ярата һәм яхшы белә, – ди әнисе Гөлчәчәк.

Моңа, һичшиксез, укытучысы Лилия Галиева белән бергә шагыйрә әнисенең дә тырышлыгы салынган, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100