Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай кызы Германиядән тәҗрибә туплап кайтты
Төрле аграр предприятиеләр эшчәнлеге белән танышканнар.
(Азнакай, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Россия-Германия программасы кысаларында Татарстаннан 8 яшь белгеч Мюнхенда яшьләр эше һәм аграр юнәлеш буенча тәҗрибә туплап кайтучылар арасында республика аграр яшьләре берлегенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исламова да бар иде. Ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ике атна дәвамында Германия, Австрия, Италиянең тарихи урыннарында булдык, бу илләрнең мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләре белән таныштык. Дахау – икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы концлагерь күңелләрне нык тетрәндерде. Мин биредә явызларча җәзалап үтерелгән якташларыбыз истәлегенә шәм дә куйдым.
JunOst (Яшьлек) рус телендә сөйләшүче яшьләр берлегенең Бавария бүлекчәсе әгъзалары белән очраштык. Алар программаның авторлары да булып торалар. Биредә мәдәниара коммуникацияләргә өйрәндек. Республикабыз күпмилләтле, безнең өчен бик әһәмиятле чара булды.
Төрле аграр предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштык. Аеруча Бавариянең био-авылы – Хермансдорф нык истә калды. Монда бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, икмәк пешерәләр, сыр ясыйлар, сыра кайнаталар, кыскасы, бар да үзләрендә җитештерелә, халыкны экологик чиста продукция белән тәэмин итәләр.
Безнең делегация татар кичәсе оештырып, алманлыларны милли мәдәниятыбыз, тарихыбыз, аш-суларыбыз белән таныштырды.
Бу сәяхәттән зур тәэсирләр белән кайттык. Авылларның, юлларның төзеклеге сокландырды. Авылда үз эшен ачучыларга банк кредиты ставкалары да бик түбән икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз