news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай кызы - данлы Багбостан Мөэминова исеме Оренбургта зурлап искә алынды

Оренбург шәһәренең Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә “Кайтарылган исемнәр” циклыннан чара шәхес культы корбаны Багбостан Мөэминовага багышланды.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Оренбург шәһәренең Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә “Кайтарылган исемнәр” циклыннан “Данлы Багбостан Мөэминованың белем бирү курсларына 100 ел” исемле чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы һәм эчтәлекле чарада катнашучылар Интернет челтәрендәге “Туган тел” оешмасы сәхифәсенең китапханә мөдире С.Әхмәтҗановага үзләренең рәхмәтен җиткерде.

Багбостан Мөэминова Азнакай районының Мәндәй авылында туып үсә. Багбостан бик укымышлы, зыялы була. 1908 елда Оренбург байлары тарафыннан ачылган татар кызлары урта мәктәбендә мөдирә һәм мөгаллимә булып эшли. 1917 елдан соң халык әлеге мәгариф йортын “Багбостания” мәктәбе дип йөртә башлый.

Оренбургта мөгаллимәләр әзерләү мәктәбенә нигез салган ханымга шәхес культы корбаны буларак себер сөргенен дә үтәргә туры килә. Багбостан ханым 1963 елда вафат була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100