Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай командасы халыкара чемпионатта сынатмаска уйлый
Азнакайның 4 нче лицей базасындагы прототиплаштыру түгәрәге республикада иң яхшылардан исәпләнә.
(Азнакай, 25 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Быел февраль аенда Казанда JuniorSkils стандартлары буенча «Яшь һөнәрманнар» төбәк чемпионатында «Прототиплаштыру» компетенциясендә 10+ яшь категориясендә – беренче, 14+ яшь категориясендә икенче урынны яулаган Азнакайның 4 нче лицей командасы халыкара чемпионатка әзерләнә. Ул апрель азагында Астанада узачак. Инновация эшләре буенча директор урынбасары, команда җитәкчесе Рөстәм Сәитов белдерүенчә, лицейчылар Краснодарда үтәчәк милли чемпионатка да чакыру алганнар, дип хәбәр итә район газетасы.
– Прототиплаштыру түгәрәгенә егермеләп бала йөри. Киләсе уку елында дүртенче сыйныфларны да тартырга ниятлибез. Ярышларда катнашып киләбез: Санкт-Петербургта узган ачык чемпионатта, Казанда челтәрле ярышларда да җиңүгә иреште укучыларыбыз, – ди Рөстәм Сәитов.
4 нче лицей базасындагы прототиплаштыру түгәрәге республикада иң яхшылардан исәпләнә. 1 млн сумлык грант отып оештырылган түгәрәк ул. Соңгы чемпионаттан да 50 мең сумнан артыклык өстәмә җиһазлар белән бүләкләнеп кайтканнар.
3 D компьтерында нәрсәләр генә ясамаганнар түгәрәккә йөрүчеләр: кул киптергеч, чәчәкләр, сыннар, вазалар, кәрәзле телефон тышлыклары, районыбыз гербы, хәтта шахмат та һәм аның белән рәхәтләнеп уйнап утыралар.
– Түгәрәк сызым, проектлаштыру буенча күп күнекмәләр бирә, – диләр шактый тәҗрибә туплап өйрәнгән Мансур Нуриев белән Раил Сабиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз