Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай кешесе мошенникларга миллион сумга якын акча күчергән
Үзенең акчасы булмаганлыктан, аны таныш-белешләреннән бурычка ала, микрозайм рәсмиләштерә.
(Азнакай, 29 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). Азнакай районы эчке эшләр дежур бүлегенә Актүбә авылында яшәүче ир кеше 922 мең сум акчасын урлаулары хакында гариза яза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тикшерү барышында ир-атның узган елның ноябрендә билгеле бер сайтта теркәлүе ачыклана. Каза күрүчегә шалтыраткан кеше үзен әлеге сайтның брокеры дип таныта һәм биржада сату белән шөгыльләнүе турында әйтә.
Сүз артыннан сүз китеп, анда керү өчен 17500 сум акча күчерергә кушалар. Актүбәдә яшәүче шулай эшли дә. Үзен Дмитрий дип таныштырган кеше белән алар телефон аша язышып кына аралаша.
Кырыгалдар сораган саен каза күрүче акча күчерә тора. Үзенең акчасы булмаганлыктан, аны таныш-белешләреннән бурычка ала, микрозайм рәсмиләштерә. Бер белмәгән кешегә күчергән акчалар бер миллионга җитә язганда гына ир кеше күктән җиргә төшә, әмма инде соң була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз