Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Спорт мәйданчыгы грант акчасына җиһазланган.
(Азнакай, 9 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында спорт мәйданчыгы ачылды. Коллективның «Сәламәт тормыш һәм туризм» проекты белән «Татнефть» җәмгыяте бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант откан.
«Үзебездән дә 120 мең сум өлеш кертеп, заманча тренажерларга ия булдык. Хәзер интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгытыр өчен яңа мөмкинлекләр ачылды», — ди проектның башкарма җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.
Әлеге тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин «Татнефть» җәмгыятенә һәм бердәм, тырыш коллективка рәхмәтен җиткерде.
Ул Инвалидлар айлыгы кысаларында уздырылган кичәдә дә катнашып, мондагы үзгәрешләр белән танышты, биредә яшәүчеләргә диван бүләк итте.
«Интернат-йортта ремонт-төзекләндерү эшләренә быел гына да республика тарафыннан 3 млн сум акча бирелде. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең, җирле депутатларның, җитәкчеләрнең, бистә халкының да ярдәме зур», — диде Марсель Шәйдуллин.
Чарада район сәнгать осталары чыгыш ясады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз