news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай көрәшчеләре алтын медальләр яуладылар

Көрәш ярышларында Илфат Миңнегалиев, Руслан Сәлимов үз авырлык категорияләрендә чемпион калдылар.

Азнакай көрәшчеләре алтын медальләр яуладылар
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Башкортстан Республикасы Бакалы районында спорт фестивале үтте. Азнакай көрәшчеләре анда алтын медальләр яуладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда Юбилейный балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар да катнаштылар. Көрәш ярышларында Илфат Миңнегалиев, Руслан Сәлимов үз авырлык категорияләрендә чемпион калдылар. Ислам Закиров икенче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot