news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай инвалидлары иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте

Районда халыкара инвалидлар көне уңаеннан чаралар үткәрелә башлады.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районыбызда чаралар үткәрелә башлады. Мәдәни үзәктә узган “Без бергә” дигән тематик кичәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләре дә сәхнә тотты. Фойеда аларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, анда 20 дән артык кешенең эше тәкъдим ителде, дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр биредә “Ихлас” фольклор ансамбеленә йөри. Аларның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте. Шулай ук кечкенә Юлиана да шигырьләр укып, концерт номерларын игълан итеп, чараны бик матур итеп алып барышты.

Мондый кичәләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә иҗади сәсләтләрен ачарга, бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек тудыра
 

news_right_1
news_right_2
news_bot