news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай интернат-йорты коллективына фермерлар бүләк ясады

Фермерлар хуҗалыкта җитештерелгән сөт ризыклары, шулай ук кайнатмалар, компотлар, камыр ашлары алып килде.

(Азнакай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Азнакай»). Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәүче фермерлар Динара һәм Рөстәм Харисовлар әлеге авыл җирлеге активистлары Рәйсә Сафина һәм Халидә Галимова белән берлектә Азнакай картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәчләр белән барды. Бу хакта район газетасы яза.

Фермерлар хуҗалыкта җитештерелгән сөт ризыклары, шулай ук кайнатмалар, компотлар, камыр ашлары алып килде.

«Динара туган көне булуга карамастан, шундый игелекле эшкә вакыт тапкан. Аны чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез», — диде интернат коллективы.

news_right_1
news_right_2
news_bot