news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай игенчеләренә 404 сертификат тапшырылган

Мондый бүләккә укучылар, ветераннар да ия булган

 (Казан, 8  сентябрь, “Татар-информ”). Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Быел бу чорда 313 мең сумлык 404 сертификат тапшырылган.
Шуның 264е - комбайнчыларга (1әр мең сумнан) һәм аларның ярдәмчеләренә (500әр сум) бирелгән.

Мондый бүләккә кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләр (63 сертификат) урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар (35) мәктәп укучылары (42) да ия булды, дип яза “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot