news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай игенчеләре чәчүгә төште

Игенчеләргә булган теләкләрдән һәм дин әһелләренең изге догаларыннан соң җиргә йомырка тәгәрәттеләр.

Азнакай игенчеләре чәчүгә төште
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 13 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Күркәм традиция буенча бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгында йомырка тәгәрәтеп, игенчеләр чәчүгә керештеләр. Язгы кыр эшләре башлану әнә шулай районда зур бәйрәм төсмерен ала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Беренче орлыклар төшәсе басуга район, барлык хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар, хәтта балалар җыелды.

– Быел кыр эшләре ике атна алданрак башланды. Җир өлгергән. Чәчүне 9 майга тәмамларга планлаштырабыз. Орлыклар, техника әзер. Алдынгы механизаторларга елдагыча кызыксындыру чаралары каралган. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Игенчеләргә булган теләкләрдән һәм дин әһелләренең изге догаларыннан соң җиргә йомырка тәгәрәттеләр. Борынгыдан килгән йола буенча, йомырка никадәр ераграк тәгәрәсә, уңыш шулкадәр яхшырак була, имеш. Аннан ул йомыркаларны җыеп ашау мәслихәт.

Азнакай игенчеләре быел 15000 гектарга якын бодай, 12000 гектарга якын арпа, 1300 гектардан артык бөртеккә һәм 5500 гектар силоска кукуруз, барлыгы 30 мең гектарда сабан ашлыгы, 12 меңнән артык гектарда техник культуралар, 50 мең гектардан артыграк бөртекле-кузаклы культуралар чәчәчәк. Барлыгы 100 мең гектрада эш башкарылырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100