Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай игенчеләре 34 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләрен төгәлләгәннәр
Гектардан алынган уртача уңыш 30 центнер тәшкил итә.
(Азнакай, 30 август, "Татар-информ", "Маяк"). 29 августка булган мәгълүматлар убенча, Азнакай игенчеләре 34 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 78 проценты дигән сүз, дип яза җирле басма.
102,4 мең тонна иген суктырылган. Гектардан алынган уртача уңыш 30 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә көзге культуралар тулысы белән җыеп алынган. Бер үк вакытта чәчүлекләрне эшкәртү дә тулы куәтенә бара. Агротехник чаралар мәйданнарның 30 процентында үткәрелгән. Көзге культуралар 13,4 мең гектарда чәчелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз