news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай иҗтимагый советы Баулыда узган очрашуда катнашты

Аннары алар түгәрәк өстәл артында иҗтимагый советның җәмгыяттәге роле хакында сөйләштеләр.

Азнакай иҗтимагый советы Баулыда узган очрашуда катнашты

(Азнакай, 10 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​Үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Баулыда Татарстан һәм Башкортсан иҗтимагый палатасы әгъзалары очрашты. Анда Татарстан ягыннан Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы районнары делегациясе катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунаклар башта “Шатлык” тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, шагыйрь Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Аннары алар түгәрәк өстәл артында иҗтимагый советның җәмгыяттәге роле хакында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot