Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай иң оста машина йөртүче хатын-кыз билгеле булды
Җиңүче кыз машинасын да үзенчәлекле итеп бизәгән иде.
(Азнакай, 1 август, "Татар-информ", "Маяк" , Энҗе Галәветдинова). Узган ялларда Азнакайда ел саен уздырыла торган “Автоледи –2018” бәйгесендә дә моңа инанырга мөмкинлек булды. Бәйгене “Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле оешма – ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин ачты, дип яза җирле басма.
– Әлеге проектның төп максаты – хатын-кызның юл хәрәкәте катнашучысы буларак абруен һәм машина йөртү осталыгын арттыру. Һәммәгезгә уңышлар телим, – диде ул тәбрикләвендә.
ЮХИДИ инспекторы Илдар Исхаков та изге теләкләрен җиткерде.
– Әлеге ярышта катнашу – үзе бер җиңү. Юлда исә гаять игътибарлы булырга, уйлап эш итәргә кирәк, – диде ул.
Бәйгедә “В” категорияле машина йөртү таныклыгы булган иң кыю һәм тәҗрибәле 11 кыз катнашты. Төрле һөнәр ияләре булсалар да, һәммәсен дә машинасына карата мәхәббәт берләштерә иде.
Теоретик һәм практик өлешләрдән торган бәйге барышын баш хөкемдәр, машина йөртү инструкторы Роберт Рахманов күзәтте. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынагач, хатын-кызлар машинаны параллель парковкага кую, алга һәм артка «елан» ясау, тиешле җирдә туктау кебек каршылыклар аша уздылар. Күбесенең машина йөртү стажы да зур түгел иде.
Илүзә Хәсәнова да моннан бер ай элек машина йөртү таныклыгына сынау тотса да, биремнәрне хатасыз эшләп чыгуы белән сокландырды. Барлык балларны исәпләгәннән соң, жюри аны беренче урынга лаек дип таныды.
– Конкурста беренче ел катнашам. Кичерешләремне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Чыгыш ясау бик ошады. Зур рәхмәтемне бәйгене оештыручыларга – район хакимияте, ЮХИДИ, ДОСААФ, Яшьләр Үзәге җитәкчелегенә, укытучы һәм машина йөртү инструкторы Азат Гарифуллинга җиткерәсем килә, – диде ул.
Бәйге шартлары буенча гүзәл затлар әзерләгән тәмледән-тәмле ризыклар да һәркемнең күңеленә хуш килде. Әмма Илүзә пешергән тортка тиңнәр булмады. Уңган кеше һәр эштә уңган инде: әлеге өлкәдә дә ул үзенең осталыгын күрсәтте. Җиңүче кыз машинасын да үзенчәлекле итеп бизәгән иде.
Луиза Мәрданшина – икенче, Гүзәл Мөхәммәтова өченче урыннарга лаек дип табылдылар. Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчегә исә конкурсның республика күләмендә уза торганында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз