news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай хуҗалыкларында комбайннарның әзерлеген тикшерделәр

Норманы үтәүчеләргә быел да республика һәм район күләмендә матди кызыксындыру чаралары каралганлыгын әйтте.

(Азнакай, 20 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде, дип хәбәр итә район газетасы.

Агрокомплекста барлыгы 330 берәмлек техника исәпләнә, аның 114 е – комбайннар. “Азнакай” агрофирмасы инде рыжик культурасын суктыруга кереште. Чиратта – арыш, көзге бодай һәм башка культуралар.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов игенчеләргә уңышлы стартлар теләде. Норманы үтәүчеләргә быел да республика һәм район күләмендә матди кызыксындыру чаралары каралганлыгын әйтте.

– Техниканың торышы начар түгел. Механизаторлар җитәрлек. Игеннәр матур, дымлылыгы бүгенге көндә 44 процент тәшкил итә, тагын атна-ун көннән уракка төшәргә мөмкин, – ди авывл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Тикшерү барышында хуҗалыкларда булган проблемалар хакында да уртага салып сөйләшенде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100