news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай хуҗалыкларда алдынгы технологияләргә өстенлек бирәләр

Кукуруз гектарыннан 40 ар центнер чыга

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген хуҗалыкларда тулы куәтенә силос салу эше бара. Кайбер хуҗалыклар кукурузны бөртеккә дә суктыралар. Алдынгы технологияләрне һәрчак күз уңында тоткан “Кәримов.Ф.Р” хуҗалыгында арендага алынган яңа техника белән кукурузны суктырып, җиңсәләргә тутыралар. Уңыш яхшы: гектарыннан 40 ар центнер чыга. Терлекләргә кыш буена җитәрлек аксымга бай азык була дигән сүз, дип яза “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot