news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай хоккейчысы Эммануил Шәфиев милләтара турнирда чыгыш ясый

Хоккей буенча беренче чыныгуларын Азнакайда алган 17 яшьлек спортчы бүген Башкортстан Республикасының “Салават Юлаев” командасында уйный.

(Азнакай,10 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”). Кичә Чехиядә яшьләр җыелма командалары арасында хоккей буенча Биш милләт турниры (“Турнир пяти нации”) старт алды, дип яза “Маяк” газетасы.

Команда составында безнең якташыбыз – азнакайлы Эммануил Шәфиев та бар. 17 яшьлек хоккейчы бүген Башкортстан Республикасының “Салават Юлаев” командасында уйный.

Эммануил Шәфиев биш яшендә беренче тапкыр бозга баса.

– Шәһәрдә боз сарае төзелгән генә еллар, үзем кечкенәдән футбол белән “җенләнгәч”, Эммануилны да футболчы итеп күрдем. Бер очрашуда шулай хоккей буенча тренер Радик Галиев: “Нишләп улыңны безгә алып килмисең?” – дип сүз катты. Әнә шуннан соң, тормыш иптәшем Регина белән киңәшләштек тә, хоккей түгәрәгенә бирдек. Беренче тренерыбыз Александр Уваров булды. Бару белән үзенә ошады, кечкенәдән бар җанын-тәнен биреп шөгыльләнде дисәң дә, һич ялганлау булмас. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, хоккей белән шөгыльләнү баладан гына түгел, ата-анадан да зур түземлелек сорый. Әгәр бердәм булмасаң, уңышларга ирешеп булмый торгандыр, – ди егетнең әтисе Айрат.

Бераз үсә төшкәч, Эммануилны Әлмәтнең “Нефтьчеләр” хоккей командасына чакыралар. Инде гомерен яраткан спорт төре белән бәйләгән егет узган ел әтисе белән илебезнең төньяк башкаласы Санкт-Петербургка китә һәм “Динамо” составында шәһәр чемпионатында җиңү яулауга ирешә. Күп тә үтми, Уфада узган Россия чемпионатында тырыш, үҗәт егетне күреп алып, тренерлар аны “Салават Юлаев” командасына чакыра.

Әлбәттә, Эммануилның Россия яшьләр җыелма командасына эләгүе Шәфиевлар гаиләсе өчен генә түгел, Азнакай өчен дә зур горурлык, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100