news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай халкын сайлау участогына автобуслар бушлай илтәчәк

Әмма билгеле сәгатьләрдә генә

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 2014 елның 14 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, Мәнәвез һәм Яңа Юлда яшәүче сайлаучыларга Азнакай шәһәре 9 нчы мәктәп бинасына урнашкан 508-509 нчы сайлау участогына баруда уңайлык булдырыла. Азнакай – Мәнәвез, Азнакай – Яңа Юл маршруты буенча йөрүче автобусларда 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бушлай транспорт хезмәте оештырыла, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100