news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай халкы Ураза гаетен каршылады

Азнакай районы мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды.

(Азнакай, 15 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Бүген Азнакай шәһәре һәм районы мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте.

Бәйрәм чарасы иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды.

Гадәттәгечә, мөэмин-мөселманнарыбызны җитәкчеләребез дә бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Ак мәчеттә узган гаеттә район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә катнашып, һәркемнең гаиләсенә татулык-иминлек теләде.

Бүген шулай ук ай дәвамында Ураза тотып, тәравих намазларына йөргән дин кардәшләребез район хакимияте тарафыннан “Акчарлак” ресторанында әзерләнгән бәйрәм табынына җыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100