news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Азнакай гүзәлләре» Төркияне әсир итте

«Азнакай гүзәлләре» триосы «Шоумир Кояш Йорты Төркия» халыкара иҗат онлайн-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

 (Азнакай, 11 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). «Азнакай гүзәлләре» триосы: Алсу Мөхәммәтҗанова, Рузилә Сәгъдиева, Айгөл Зарипова «Шоумир Кояш Йорты Төркия» халыкара иҗат онлайн-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларга бу җиңүне якташыбыз, үзешчән автор-композитор Резеда Гыйләҗеваның “Сокланыйк” җыры алып килгән, дип яза район газетасы.

Кызлар Төркиягә гала-концертка чакыру алганнар. “Сабантуйлар чоры, эшебез шулкадәр тыгыз, барып булмый инде, “ – диләр.

Быел “Азнакай гүзәлләре”нә уңыш елмаеп тора: Чаллы шәһәрендә Ватан сакчылары бәйрәме уңаеннан уздырылган “Славься, Отечество!” бәйгесендә дә беренче урынны яулаган иделәр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100