Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай фермерлары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы грантын отты
Конкурста барлыгы 25 фермер җиңеп чыккан.
(Азнакай, 6 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова һәм Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерүгә грант отты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы 2020 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермалары төзү буенча проектларга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурста республиканың 17 муниципаль районыннан 50 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан һәм 25 фермер җиңеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз