news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай эзтабарлары Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләрендә булып кайтты

Бу экспедиция район башлыгы ярдәмендә, Ленинградның Красногвардейский районы белән тугандашлык килешүе нигезендә оештырылган.

Азнакай эзтабарлары Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләрендә булып кайтты
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 9 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). "Рейд" эзтабарлар отряды белән берлектә Азнакайдан бер төркем егетләр Ленинград өлкәсенең Киришский районы Кусино авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләүдә катнаштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Төбәкне өйрәнү музеенда алар белән очрашу узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин изге эш-гамәлләре өчен егетләргә рәхмәт әйтте. Бу экспедиция район башлыгы ярдәмендә, Ленинградның Красногвардейский районы белән тугандашлык килешүе нигезендә оештырылган.

Эзтабарлар отряды җитәкчесе Ринат Җиһаншин нинди шартларда эшләүләре, нәрсәләр табулары һәм кичерешләре хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100