news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай эшмәкәре 90 яшьлек юбилеен уздыра

Азнакай шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, ветеран-нефтьче, бүгенге көндә эшмәкәр Рэм Мөлеков 90 яшен билгеләп үтте.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", "Азнакай"). Азнакай шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, ветеран-нефтьче, бүгенге көндә эшмәкәр Рэм Галиевич Мөлеков үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Юбилярны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсеннән килгән вәкилләр, туганнары, якыннары, чордашлары котлады, диелә әлеге хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot