news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай электрчылары укучыларның җәйге ялы имин булсын өчен тырыша

Белгечләр балаларга электр җиһазларыннан файдалануда төп кагыйдәләрне уен формасында аңлаттылар.

(Азнакай, 9 июнь, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). “Челтәр компаниясе” ААҖнең Азнакай бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең җиденче урта мәктәбендә “Куркынычсыз каникул” акциясе кысаларында чара оештырды, дип яза район газетасы.

Әлеге акция “Челтәр компаниясе” ААҖ инициативасы белән 2006 елдан бирле республика күләмендә узып килә. Мәктәпләр, балалар бакчаларында, ял лагерьларында балалар белән очрашып, электрдан файдалану кагыйдәләре, саклану турында чаралар уздырабыз. Максатыбыз җәйге чорда балалар арасында электр белән бәйле бәхетсезлек очракларына юл куймау.

Азнакайдагы җиденче мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар электрчы абый-апалары белән очраштылар. Ничек итеп чәй кайнатырга, үтүктән файдаланырга? Белгечләр балаларга электр җиһазларыннан файдалануда төп кагыйдәләрне уен формасында аңлаттылар. Балалар электрдан саклаучы зур гәлүшләр, перчаткалар, итекләр, каскаларны да үз куллары белән тотып, өйрәнеп, киеп карадылар. Соңыннан өйрәнгәннәрне сынау өчен төрле конкурслар, викториналар оештырылды. Әлеге чара үзенчәлекле зур бәйрәмгә әйләнде. Ә бәйрәмнән һәр укучы күтәренке кәеф, бүләкләр белән китте. Укучыларга тематик буклетлар, блокнот-ручкалар һәм башка истәлекле бүләкләр таратылды.

Бүген без техника заманасында яшибез. Бик күп электр приборларыннан файдаланабыз. Балалар яшьтән үк электр җиһазларын ничек кабызырга, ничек сүндерергә икәнлеген белеп торалар. Бу очрашуларда да күренә.  Балачакта алган өйрәнү, күнекмәләр гомер буе озата барып, аларны бәла-каза, бәхетсезлек очракларыннан сакласа иде дигән теләктә калабыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100