news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай егетләренең быелгы беренче төркеме армиягә китте

Бу чакырылышта районның 90га якын егете хәрби хезмәткә китәчәк.

 (Азнакай, 24 октябрь, “Татар-информ”, "Маяк", Лиза Нурлыева). Быел көзге чакырылыш кампаниясендә Азнакай районыннан 90га якын егет хәрби хезмәткә алына. 24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете хәтерендә гомерлек истәлек булып уелып калыр - бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә хөрмәтләп озатты, дип хәбәр итте районның "Маяк" газетасы.

Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне, җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районга хас матур бер гадәткә әверелде. “Менә сезгә дә ил алдында ир-егетлек бурычын үтәр чак җитте, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин сафка тезелгән егетләргә мөрәҗәгать итеп. – Сезне үстергән, белем биргән, олы тормышка әзерләгән әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәрби хезмәтегезне әлегәчә азнакайлылар саклап килгән үрнәктә лаеклы үтәп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтырсыз. Аннары оешма-предприятиеләргә эшкә урнашып, районны үстерүдә әби-бабайлар, әти-әниләр эстафетасын дәвам итәрсез дигән өметтә калабыз”.

Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге башлыгы Рәдиф Камалиевның хәрбиләрчә кыска, төпле киңәшләре, әфган сугышы һәм башка локаль низаг ветераннары исеменнән теләкләрен ирештергән Миргазиян Динмөхәммәтовның үтемле хәер-фатихасы, дин әһелләре - Азат хәзрәт һәм Александр атакайның догалары да аларны яманлыклардан саклар.

“Ышанычны акларбыз!” – диде ерак сәфәргә чыгарга торган барлык егетләр исеменнән Руслан Сәлахов. Шулай булыр да: көч-гайрәтләре ташып, хәрби хезмәткә теләп китүләре күренеп тора, төрле уку йортларында алган белемнәре дә бик ярап куярга тиеш. Дөньялар имин булсын һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дип яза Азнакай районы газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100