news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай егетләре хәрби ант бирде

Узган шимбәдә 30 кешелек район делегациясе Самарадагы үзебезнең шефлык итүче хәрби частьта булып кайтты.

 (Азнакай, 22 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган шимбәдә 30 кешелек район делегациясе Самарадагы үзебезнең шефлык итүче хәрби частьта булып кайтты. Бу көнне быел яз армиягә киткән 15 егетебез тантаналы төстә присяга кабул итте, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Нигездә егетләрнең әти-әниләреннән торган Азнакай делегациясен район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин җитәкләде.

Тантананы часть командиры ачып, аның бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев егетләребезне чын солдатлар булулары белән тәбрикләп, аларның илебез иминлеген сагында яхшы хезмәт итүләрен теләделәр.

Хәрби ант бирү вакыйгасыннан соң командирлар әти-әниләр белән очрашу үткәреп, аларны солдатларның яшәү шартлары белән таныштырдылар, казарманы, ашханәне күрсәтеп чыктылар, туклану рационы, биредәге тәртипләр хакында сөйләделәр.

Сүз уңаеннан, көзен дә бу частьта хезмәт итүчеләрнең 30ы Азнакай егете иде, бу сан хәзер дә шул дәрәҗәдә, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot