news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай егете Бөтенроссия грантын откан

Ул "Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр форумында үз проекты белән катнашкан.

Азнакай егете Бөтенроссия грантын откан
aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakay-egete-rzil-kashapov-btenrossiya-granty-otty

(Азнакай, 23 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай егете – Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Рәзил Кашапов “Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр форумында үз проекты белән катнашып, 240 мең сумлык грант откан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рәзил район мәктәпләренең берсендә инглиз теле һәм физкультура фәннәреннән укытканда ук яңа проектлар өстендә эшләде. Әйтик, аның “Батальон” хәрби-патриотик уен проекты яшьләр арасында зур яклау тапкан иде.

Бөтенроссия форумында бу юлы спорт юнәлешендәге шәһәр спринтында ачык республика серияләре оештыру проекты зур яклау тапты. Проект кысаларында республика муниципаль районнары паркларында, спорт мәйданчыкларында, микрорайоннарда 10 этапта тренировкалар, ярышлар алып барылачак. Аларның өчесендә физик мөмкинлекләре чикле булганнарның да катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot