Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай егете Айнур Илаев Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңде
Ульяновскига Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән 108 кыз һәм 101 егет - төбәк бәйгеләре җиңүчеләре җыелган иде
(Казан, 21 июнь. “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ульян шәһәрендә физик культура буенча мәктәп укучыларының унберенче Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Идел буендагы бу тарихи калага Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән 108 кыз һәм 101 егет - төбәк бәйгеләре җиңүчеләре җыелды.
“Маяк” хәбәрчеләре язганча, Татарстан командасында Азнакайның 8нче мәктәп укучысы, инде ике тапкыр бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган Айнур Илаев та бар иде. Бәйгенең практик өлешендә яшь спортчылар төрле ярышларда, спорт уеннарында көч сынашты. Быел кызлар арасында футбол һәм флорбол-спорт залында хоккей уеннары да оештырылды. Мондый яңалык алдан ук көтелмәгәнлектән, кызларга бәйгенең әлеге төрләрен ярышлар барышында гына үзләштерергә туры килде. Җиңел атлетика да саллы иде - кызлар 500, егетләр 1000 метрга йөгерде.
Олимпиаданың һәр көне киеренке булды. Бу бәйгедә спорт әзерлеге соралса да, иң күп - 30 балл шулай да теоретик-методик сынауга куелды. Нәтиҗәдә Айнур 30 мөмкинлектән 19 балл җыйды, ә менә баскетболда ул 10нан 8 булды, гимнастикада - 20дән -19, футболда - 10нан-5, флорболда - 10нан -7, җиңел атлетикада 20дән -19 балл. Шулай итеп, Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан республикасыннан Айнур Илаев җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз