news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай чәчү эшләренә кереште

Ике атна эчендә төп культураларны чәчеп бетерү бурычын куйдылар.

(Азнакай, 28  апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Басуларга калын юрган булып яткан кар катламы, туктаусыз яуган яңгырлар (әле кары да булды) быел чәчү эшләрен бераз тоткарлады. Узган ел Азнакайда 16 нчы апрельдә чәчүгә керешкәннәр иде. Шунысы сөенечле: районда басулар тигез булып җитеште, дип яза район газетасы. 

Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районыбызда матур традициягә керде, бәйрәм төсе алды. Быел да Зур Сукаеш авылы басуына районыбыз, хуҗалыкларга беркетелгән оешма-предприятие җитәкчеләре, аксакал игенчеләр, авыл башлыклары бердәм булып җыелдылар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аксакалларыбыз игенчеләребезгә изге теләкләрен җиткерделәр. Хәзрәтләр дога кылганнан соң, игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына беренче орлыкларны салдылар, йомыркалар тәгәрәттеләр. Әнә шулай районның барлык хуҗалыкларына да язгы чәчүгә старт бирелде. Кайбер өлгер хуҗалыклар (“Азнакай” АФ ның Сарлы бүлекчәсе игенчеләре) чәршәмбе көнне үк чәчүгә керешкәннәр иде инде.

Районда язгы чәчү чорында махсус штаб эшли. Һәр хуҗалыкка шәһәр үзәгеннән җитәкчеләр беркетелгән. Аларның эш сәгате бу җаваплы чорда иртәнге дүрттән үк башлана. Азнакайлылар булган бар мөмкинлекләрне дә кулланып, ике атна эчендә төп культураларны чәчеп бетерү бурычын куйдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100