news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай буйлап әкияти автобус йөри

Яңа Юл һәм Мәнәвез халкы эшкә әнә шул әкияти автобуска утырып йөри.

(Азнакай, 21 декабрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай урамында төрле утлар белән бизәлгән автобус йөри. Яңа ел бәйрәменә купшы итеп бизәлгән шәһәргә тагын да бер сихрилек, матурлык өсти ул. Бу турыда район басмасы яза.

"Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме белән шәһәр эчендәге маршрут автобусын шулай бизәдек", – ди 15 ел стажлы шофер Ринат Нуриев.

Аеруча Яңа Юл һәм Мәнәвез халкы эшкә әнә шул әкияти автобуска утырып йөри.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot