news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай батырлары белән горурлана

Районда 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик хезмәт Герое яши.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 декабрьдә Россия Федерациясе, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын тирәнтен хөрмәтлибез.

Район үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик хезмәт Герое белән хаклы рәвештә горурлана. Бүген без фронтта – Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтүдә булсынмы, тыныч тормышта – фидакарь хезмәттә – кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләрдә яңартабыз, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru

Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов бүгенге көндә районыбызның Чалпы авылында, Россия Герое Ильяс Дауди Мәскәү шәһәрендә гомер итәләр. Фәхразый ага кыр эшләре чорында булсынмы, җәмгыяви тормышта – әле дә авылдашларына, райондашларына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Якташыбыз Ильяс Азнакай белән һәрчак элемтәдә, районның, шәһәрдәшләрнең көн сулышы белән даими кызыксынып, хәбәрләшеп тора. Алар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертеп, иҗтимагый үрнәк күрсәтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100